Герб

Администрация сельского поселения
Кузбаевский сельсовет
муниципального района Бураевский район
Республики Башкортостан

О работе заведующего клубом д.Алтаево Шарафутдиновой Ирины Байхузовны в районной газете «Алга»

Яңа гасыр клубында

Былтыр республикада узган “ХХI гасырның иң яхшы  клубы” (“Клуб ОК ХХI века”) конкурсында катнашып, Алтаю клубы өченче урынны яулаган иде.  Клуб эшчәнлеге бүген концерт, спектакль күрсәтү, кичәләр, бәйрәмнәр оештыру кебек  чаралар белән генә чикләнми. Удмурт халкының фольклор ансамбльләре фестивалендә Удмурт Республикасының милли сәясәт буенча  министр  урынбасары Лариса Буранова “Алтаю авылын халкыбызның борынгы гадәт-йолаларын саклаган тыюлык кебек кабул итәбез,”-дип әйткән иде. Мәдәният хезмәткәрләре шушы изге тыюлык сагында да уяу тора. Халык гадәт-йолаларының борынгылык асылы саклану белән бергә, алар бүгенге яшәешебез агышында үз урынын таба, киләчәк буынга тәрбия бирүдә дә отышлы алым булып тора.

Мәдәният – киң төшенчә

Мәдәният сүзе биредә  күп мәгънәне үз эченә ала. Халыкның ялын оештыру, үзешчән сәнгать, традицияләр, мәҗүси ышануларга нигезләнгән йола бәйрәмнәре авылның мәдәни тормышын күпкырлы һәм үзенчәлекле итә. Гади генә йортлары сыенышып утырган яшел чирәмле бу авыл үзенең зур булмаган агач клубында нинди бәйрәмнәр генә үткәрмәгән дә, ихлас күңелле халкы нинди генә дәрәҗәле кунаклар кабул итмәгән.

–2012 елда Эстониядән артистлар килде. Егерме дүрт кеше чыгып басты. Диңгез буенда яшәгән халык озын буйлы, нык гәүдәле, барысы да сәхнәгә чак сыйдылар,–дип сөйли клуб мөдире Ирина Шарафутдинова. Удмуртлар кебек үк фин-угор халкының бер вәкиле булган эстоннар туганлык җепләрен барлап, гадәт-йолалар уртаклыгы белән кызыксынып килгән була.

Кама арты удмуртларының өч елга бер тапкыр  үтә торган милли фестиваленең (аның кысаларында Теләклек бәйрәме, халык иҗаты конкурслары, фәнни-гамәли конференцияләр дә оештырыла) өченче тапкыры быел  Алтаюда  узды. Мәртәбәле кунаклар, төрле тарафтан килгән милләттәшләре  кунакчыл бу авыл халкына карата ихлас рәхмәтле булып, үзләренә рухи азык туплап, удмурт халкының бай мирасына соклану белән китте. Ата-бабаларының рухи мирасын саклау, яшь буынга тапшыруда  мәдәният хезмәткәрләренең өлеше бәяләп бетергесез. Календарьдагы бәйрәмнәр белән бергә татар-башкортның Сабантуйларыннан да читтә калмый алтаюлылар. Ә үзләренең гасырлар төпкеленнән килгән игенченең-уңыш үстерү, җир кешесенең табигать белән бәйле бәйрәмнәренең асылы  һаман үзгәрмәгән. Язын–чәчүгә, көзге уңыш бәйрәмнәрендә табигать көченә ышану, аңа рәхмәтле булу чагыла, халык ил-көнгә иминлек, дөньяларның тыныч булуын тели.

Изге чишмәдән Керәшен салкыннарында алынган суның  шифалы булуына да ышана  кешеләр һәм төннең билгеле вакытында суга бару шулай ук  күркәм, тәрбияви әһәмияткә ия мәдәни чара итеп оештырыла.

Борай удмуртларының визит карточкасы булган,  “Буран әбиләре”ннән һич калышмаган “Инвожо” фольклор ансамбленең чыгышларын Башкортстанда, Удмуртиядә генә түгел, башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр.  Аны утыз биш ел элек авылның мәдәният дөньясы белән янып яшәгән талант иясе Семен Байметов оештыра, бу эшне яшь белгеч Ирина Шарафутдинова лаеклы дәвам итә. Ансамбль “Инвожо” исеме белән чирек гасыр дәвамында ничә буын сәнгать сөючеләрнең халык иҗатына мәхәббәте булып яшәп килә.

 Клуб мөдире

Алтаю удмурт дөньясына биргән күренекле шәхесләре белән дә билгеле. Халыкның милли рухы чагылышы хатын-кызлары бүген дә яратып кия торган бизәкле, чуклы-чәчәкле күлмәкләрдә генә түгел. Җыр-моңнарга, күркәм гадәт-йолаларга мәхәббәт буыннан-буынга тапшырылып килә. Бүген Алтаю клубын республикадагы иң яхшы мәдәният учакларының берсе итеп таныткан Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Шарафутдинова мондый зур уңышка ирешүнең сәнгать сөйгән авылдашларыннан башка мөмкин түгеллеген ачык әйтә.

–Район мәдәният бүлегеннән әлеге конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, клуб эшчәнлеген чагылдырган фоторәсемнәрне җибәрдек. Икенче турга республиканың 55 мәдәният учагыннан 9 коллектив  сайлап алынды. Мәдәният, халык иҗаты өлкәсендәге билгеле кешеләрдән торган комиссия алдында клубта оештырылган чаралар турында  үзем сөйләдем,-дип искә ала клуб мөдире. Сүзләрен “Инвожо” ансамбленең җырлары белән дә куәтләп куялар.

Башка урыннардан килүчеләр кәгазь битенә язылган телмәрне укып чыксалар, алтаюларның җанлы чыгышлары мәдәният белгечләрен аеруча җәлеп итә. Конкурсның өченче этабында клуб эше белән танышырга килгән комиссиягә көзге уңыш бәйрәмен (“Сизьыл юон”) әзерлиләр. Аулак өй күренешендә җыр-биюләр, шаян уеннар үзе бер тамаша булып кабул ителә.  Авыл бәйрәмендә кешеләр һәркайсы үзе булып катнаша: көзге йола үтәлешен тамаша кыла, мул табында бергәләшеп чәй эчәләр һәм, әлбәттә, җырлы-биюле уеннарда күңел ачалар.

Республика Мәдәният министрлыгы, халык иҗаты үзәге белгечләре авыл  халкының  ялын оештыру, халык традицияләрен сак-лау һәм яңарту эшенә югары бәя бирде.

–Сезнең бу бәйрәмне бер мәдәни чара кысасына гына кертү мөмкин түгел. Биредә ясалмалылык та, нәрсәнедер алдан әзерләп күрсәтергә теләү дә юк, бу үзе тере, җанлы тамаша, аны алдан уйлап, махсус кушып, мәҗбүр итеп эшләтеп булмый. Әлеге бәйрәм–авылның гадәттәге үз тормышы, кешеләрнең табигый хис-тойгылары, рухи ихтыяҗы. Димәк, сез  шулай яшисез,–диде  БР Мәдәният министрлыгының баш белгеч-эксперты Ирина Синебухова.

 

Алтаюда башкача эшләп булмый да

Кунаклар тагын шуңа да игътибар итә: көннең иртәнге ягы булса да, авыл  клубын тутырып халык җыела. Кайбер урыннарда кичке сәгатьләрдә дә  мәдәни чараларга кешеләр бик аз килә бит. Ә биредәге бәйрәмнәр халыкның активлыгы белән үтә. Кешеләрнең мәдәни тормышка ихтыяҗын аңлаганга, Алтаюда мәдәният хезмәткәре башкача эшли дә алмыйдыр.

-Мин “Инвожо” кызларына, авылдашларыма бик рәхмәтлемен. Узган көздә шушы конкурска әзерлек барышында клубта бик зур ремонт эшләре башкарылды. Мәдәният бүлеге финанс ярдәме күрсәтте. Бу конкурста катнашкан кайбер авыл клубларының музыкаль инструментлары, башка матди мөмкинлекләре  белән ярыша алмасак та, барынча тырыштык,-диде республиканың иң яхшы клубларының берсен җитәкләүче Ирина Шарафутдинова.

Соңгы елларда мәгариф учреждениеләрен оптимальләштерү Алтаюны да читләп үтмәде.Төп гомум белем бирү мәктәбе ябылганнан соң, башлангычы да, балалар бакчасы да озакка бармады.  Клуб, китапханә, фельдшерлык пункты булу зур сөенеч әлегә. Мондый  очракта авылның рухи дөньясының мәдәният йортларына туплануы табигый.

–Мәктәпләр ябылгач, укучы балалары булган яшьрәк гаиләләрнең бер өлеше авылдан читкә чыгып китте. Яңавылга, Екатеринбургка китеп урнашучылар булды. Алар барыбер авыл белән араны өзми, иң кызыгы, якынрак яшәүчеләр без үткәргән бәйрәмнәрдә катнашу өчен генә дә кайтырга тырышалар,– дип сөйли Ирина Байгузовна.

Әле күптән түгел Алтаюның республиканың аек авыллар конкурсында катнашуы уңаеннан  Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның башкарма комитеты комиссиясе авылда булып, аның мәдәни тормышына уңай бәя бирде. Яңа гасыр клубы, мөгаен, әкият иледәй матур сарайда урнашырга, заманча музыкаль инструментлардан агылган  көйләре белән үзенә чакырып торырга, һәм, иң мөһиме, тәрәзә төпләрендә яран гөлләре  янып утырган Алтаюның  агач клуб кебек халыкның рухи дөньясын үзендә тупларга тиештер.

Ф. Бәдертдинова.

Скачать (PDF, 127KB)