Герб

Администрация сельского поселения
Кузбаевский сельсовет
муниципального района Бураевский район
Республики Башкортостан

Кузбай авыл биләмәсендә ветераннар Советы рәисе Нурова Инзилә Гиният кызы чыгышы

Хөрмәтле ветераннар, бүгенге конференциядә катнашучылар!

Безнен Кузбай авыл биләмәсе hэм Советында ветераннар белән эш җанлы рәвештә дәвам итә.Хәзерге көндә  авыл биләмәсендә 311 пенсионер яши. Аларның 3-се үткән елны үзләренең сәламәтлекләрен  республикабызның санаторийларында ныгыттылар.

Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-сау әйләнеп кайткан ветераннарыбыз -5 -әү, 14-е тол хатыннар, 53 –тыл ветераннарыбыз бар.

Бустанай hәм Кузбай авылларында мәчетлэр эшли. Бу авылларда зур мөселман бәйрәмнәребез – Ураза, Корбан бәйрәмнәре  оешканлык белән үтә. hэр җомга  намазына өлкән яшьтәге апалар, әбиләр, абыйлар, бабайлар бик теләп йөриләр. Мин үзем Кузбай мәчетендэ  исәп-хисап  эшен алып барам. Авылдагы изге йортны карап, ремонтлап торырга тырышабыз. Җылылык кертү дә, манара кую да халык көче белән башкарылды. Киләчәктә дә иманлы йортка халык юлны онытмас дигән ышанычта калабыз.

Авылда төрле чаралар  үткәргәндә  хәзерге көндә лаеклы ялда булган өлкән яшьтэге апа-абыйларга еш киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Куп еллар ветераннар Советы рәисе булып эшләгән Гиндуллин Мәүләви абый әле булса киңәшләре белән ярдәм итә.

Безнең Алтаюда интернациональ рухлы халык яши. Моны авылда үткәрелгән бәйрәмнәрдән  дә чыгып әйтергә була. Сабантуйлар, Кыш озатулар, Теләклек бәйрәмнәрен бердәй күтәренкелек белән үткэрэбез. Масленица бәйрәмен бик матур үткәреп халыкка ял оештырабыз.

Алтаю авылында 2013 елда Боек Ватан сугышында hаләк булучыларга hәйкәл төзелде.  Авыл халкы  акча белэн үз өлешләрен керетте, бигрэк тэ район хакимияте, район мәгариф бүлеге башлыгы Хаматдинов Николай Миншарип улы зур ярдәм күрсәттеләр. Аларга чын күңелдән зур рәхмәтләребезне житкерәбез.

Авыл биләмәсендә 5 зират бар. hәр ел саен яз көннәрендә зиратларыбызда өмәләр үткәрелә. Өлкән абыйларыбыз үзләре белән яшьләрне ияртеп бу өмәләрдә бик актив катнашалар.

4 авылда да hәр бәйрәм саен зиратларыбызның  тирә-ягы чистартыла, коймалары төзекләндерелә, буяла. Бу эшләр башкару традициягэ керде. Ветераннар бәйрәм кичәрендэ актив катнашалар, рәхәтләнеп бергәләшеп җырлап-биеп алабыз, алар үзләре дэ  әзерләп килгән күчтәнәчләр белән  сыйланып, күңел ачып кайталар.

Кузбай авылында Бөек Ватан сугышында hәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар, сугышта катнашучылар хөрмәтенә hәйкәл төзү башланды. Авыл халкы бердәм кушылып, ата-бабаларыбызның героик үткәнен данлауга үз өлешен кертте.

Шундый ук  эшләр кечкенэ Абдулла авылында да башкарыла. Авылда үсеп, читтә яшәүчеләр җыелышып авылга кайтып, өмәләр оештыралар, Бөек Ватан сугышында hәлак булучыларга hәйкәл төзү эшен башладылар. hәйкәлнен тирә-ягы коймалап уратылып алынды. Быел 1 май бәйрәмнәрендә кайтып, җыештыру, чистарту эшләренә әзерләнәләр.

Хәзерге көндә өлкән буын кешеләре игътибар-хөрмәткә лаек.

Авыл Советындагы hәр юбиляр белән тыгыз элемтәдә торабыз, хәл-әхвәллэре белән кызыксынып яшибез.

Аларның күпләренә социаль ярдәм күрсәтүче булып Хамзина Раушания эшли. Ул  үз хезмәтен бик җаваплы башкара. Аның исеменә рәхмәтләр генә ишетергә туры килә.

Кузбай авыл биләмәсендә өлкәннәрне хөрмәтлэүне зур бәйрәм кебек оештырабыз. Быел 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләүчеләр Кузбай авылында 6 кеше. hәр юбиляр белән җылы, ихлас очрашуларны Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Вәрисә Гарифуллина җитәкчелегендә клуб, библиотека, фельдшер-пунктлары, почта мөдире, хат ташучылар, эшкуарлар белән бергәләшеп үткәрәбез.

Алда тагын зур эшләр тора.. 13 сентябрь – авыл Советына депутатлар сайлау коне. Ветераннарыбыз бу сайлауларда да актив катнашырлар, дип ышанабыз.

hэр авылдагы кебек, безнен Кузбай авылы биләмәсендә дә авылдашларыбыз тик ятмый: йорт жирләрен чистарта, төзекләндерә, яңарта, көчлэреннән килгәнчә, мал асрыйлар.

Гиндуллин Мәүләви абыйдан соң ветераннар рәисе эшен миңа тапшырдылар. Менэ сизелмичэ 8 ел үтеп тэ бара. Авыл биләмәсендәге ветераннарның  хезмәтен, тормышын. яшэүләрен чагылдырган үткән тарихны онытмыйча, хөрмэтлэп, фотоальбом башладым. Әле ул эшне дәвам итәм. Сугыш hәм хезмәт ветераннарына Бөек Җинүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру да зур бәйрәм кебек оештырылды. Бу чарада район хакимияте вәкиле Айгөл Галиева, районның социаль хезмәтләндерү бүлеге начальнигы Светлана Хаматьяровалар катнашты.

Бүгенге конференциядә катнашкан hәркемгә киләчәктә ныклы тазалык, шатлыклар телим. Без ветераннарыбыз белән горурланабыз, әлеге тыныч тормыш өчен аларга зур рәхмәтлебез.