Герб

Администрация сельского поселения
Кузбаевский сельсовет
муниципального района Бураевский район
Республики Башкортостан

О молении удмуртов д.Алтаево

 

Бергәләп теләк теләдек

Удмурт халкының „Элень вось” („Всеобщее моление”) Аллага табыну йоласы мари халкының „Семык” йоласына

охшаган икән. Алар да шулай ук урманга, билгеле урынга

барып теләк телиләр, Ходайдан байлык, муллык, сәламәтлек, уңыш һ.б. сорыйлар.

„Элень вось”, ягъни Ходайдан теләк теләү, ике тапкыр башкарыла. Кече табыну дигәннәре һәр удмурт авылында, авыл янында үткәрелә, ә инде Олы табыну елга бер тапкыр алмашлап өч урында–Борай районының Алтаю, Яңавыл районының Варяж, Пермь краеның Кирга авылларында оештырыла. Быелгысы Борай районы Алтаю авылында үтте.

Ходайга табыну өч урында үтсә дә, аны оештыручы баш кеше (главный жрец) үзебезнең Алтаю авылыннан Анатолий Галиханов сайлап куелган. Ул ел саен өч урынга да йөри.

Галихановлар–Алтаюда гына түгел, удмурт халкы арасында абруйлы кешеләр. Анатолий үзе шигырьләр, җырлар яза. Аның „Алтаю” дигән җыры „Алга”да басылган иде. Бер туганы Касыйм Галиханов–Удмурт Республикасының мактаулы архитекторы, күп конкурслар лауреаты, ә Кадим Галиханов–Удмурт Республикасының халык артисты.

Алтаю авылыннан ерак түгел, Танып елгасы янында зур булмаган алан бар. Шушы түгәрәк яланда ел саен әлеге бәйрәмне үткәреп килгәннәр.

–Мин белә-белгәннән шунда үткәрәбез,–ди тыл һәм хезмәт ветераны Шәрәфгали ага Ялалов,–сугыш елларында да „Элень вось” үтте. 90нчы елларда гына туктап торды. Мин үзем дә „главный жрец” булдым.

Бәйрәм үтәсе көнне оештыручылар иртәнге 6-7 сәгатьтә торып теге урынга китәләр, казан асып ит, ботка пешерәләр. Ит сарык ите (тәкә түгел) булырга тиеш. Аны халык бирә яисә халыктан акча җыеп сатып алалар. Быел Олы табынуга сарыкны удмурт авылларыннан биргәннәр, шуңа тугыз казан астылар. Казаннарда ит, боткалар пешә, таба ризыкларын халык үзе китергән.

Шулай итеп, Анатолий Галиханов җитәкчелегендә тирә-яктан килгән оештыручылар (жрецлар  диикме, муллалармы) ит пешерәләр, һәм ул көндезге 14 сәгатькә өлгереп җитте. Ул арада төрле яклардан килгән халык яланны тутырды. Удмурт Республикасыннан, Пермь краеннан, Киров өлкәсеннән, Екатеринбург шәһәреннән, Яңавыл, Кушнаренко, Тәтешле, Ярмәкәй районнарыннан, Нефтекамадан вәкилләр килгән иде.

Галиханов җитәкчелегендә биш кешелек „муллалар” коллективы алмашлап удмуртча теләк тели башлады, халык аларны хуплап, мөселманнар шикелле башны җиргә тидереп „Амин” дип (шулай булсын) барды.

Ә аннары барысы да төрле ярмалардан торган итле ботка һәм башка ризыклар белән сыйландылар. Ботка бик мул булды. Ә инде таба ризыклары таратканда кайберләр түгәрәк уртасына тиен акча бәрде, барысы да баскан урында өч тапкыр әйләнделәр.

Ашап туйган халык өстенә, „Карга боткасы” уенындагы кебек, су да сиптеләр, беркем дә үпкәләмәде, киресенчә, сөенделәр генә.

Менә шундый күтәренке кәеф белән барысы да бәйрәмнең икенче өлешенә удмурт фольклор коллективлары фестивален карарга юнәлделәр. Әйтергә кирәк, бераз явып киткән яңгыр да кәефне төшермәде. Фестиваль концертын район хакимияте башлыгы урынбасары Рифат Шафыйков ачып җибәрде. Ул әлеге бәйрәмгә район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовның котлавын укып ишеттерде.

Районда барлыгы 14 милләт халкы яши. Сан ягыннан удмуртлар өченче урында, алар районның җиде авылында көн күрәләр. Район җитәкчелеге барлык милләтләрне тигез күреп, аларның яшәү рәвеше, теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, йолалары саклансын дип тырыша.

2008 елда  Алтаю авылының 250 еллыгын үткәргәндә менә шундый удмурт халык сәнгате фестивале беренче тапкыр оештырылган иде, һәм ул даими чарага әверелде.

Кама арты удмуртлары җәмгыяте үзәге рәисе Флүрә Чибышева үзенең чыгышында Борай районында удмурт халык бәйрәмнәрен, йолаларын, сәнгатен үстерүгә зур игътибар бүленүен билгеләде. Шуңа күрә дә район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовка җәмгыять үзәгенең һәм „Удмурт кенеш” ассоциациясенең Рәхмәт хатларын җиткерде. Мондый Рәхмәт хатлары Кузбай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Вәрисә Гарифуллинага да тапшырылды. „Башкортстан удмуртлары” милли-мәдәни үзәге советы әгъзасы Татьяна Шәйбәкова да район хакимиятенә һәм Кузбай авыл Советы биләмәсенә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кунакка килгән удмурт милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре: Пермь краеннан–Станислав Гадиятов, Екатеринбургтан–Марина Ягудкина, Нефтекамадан Фируза Фәизова чыгыш ясадылар. Аннары фольклор фестивале башланып китте. Барлыгы 10лап коллектив килгән иде. Алар бер-бер артлы төрле тематикада чыгыш ясадылар. Иң беренче булып Алтаю авылының „Инвожо” халык биюләре ансамбле музыкаль күренеш күрсәтте. Ул „Яңа өйгә керү” дип аталды. Бу бик матур күренештә удмурт-татар җырлары да яңгырады. Гармунчы Фәнис Суфиянов аларга булышты.

Ансамбльгә «Башкортстан удмуртлары» милли-мәдәни үзәгенең (үзәк җитәкчесе Ринат Галлямшин авыру булу сәбәпле килә алмады) Рәхмәт хаты һәм бүләге тапшырылды, һәм бу бүләкләрне һәр коллектив алды.

Кушнаренко, Киров өлкәсе, Удмуртия, Тәтешле районы Вязовка авылы, Екатеринбургтан килгән коллективлар һәм башкалар бик матур чыгыш ясадылар, халык җырларын, уеннарын күрсәттеләр. Концертны Тәтешле районыннан Әлфирә Камалтдинова, Фәнил Нурисламов оста алып барды. Милли киемнәр, музыка бик матур булып мәйданны ямьләде. Кунакка кайтучылар да күп иде. Мәсәлән, „Кизили” журналы редакторы Ульфат Бадертдинов, тугыз китап авторы, үзенең кичерешләре белән уртаклашты. „Ошмес” республика удмурт гәзите хәбәрчеләре дә бәйрәм уртасында булды.

Бәйрәм тәмамлангач, калган кешеләр бик рәхәтләнеп татарча да биеп алдылар, яшәсен халыклар дуслыгы, дигән теләкләр белдерделәр.

Р.Зиятдинов тексты һәм фотолары.

Скачать (PDF, 2.37MB)